Бүген, Мөхәррам аеның 20 нче көнендә (26 июль), «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазын, БГЭ президенты фатыйхасы белән, БГӘ дин эшләре буенча баш идарәсе җитәкчесе Гомәр Әд-Дир’и уздырды. Ул Татарстан башкаласына "Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте" V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде.
Мөхтәрәм Гомәр Әд-Дир’и дин кардәшләребезгә әхлак темасына вәгазь сөйләде. Аларны Изге Коръән һәм Аллаһ Илчесенең ﷺ сөннәте буенча яшәргә, үз-үзеңне камилләштерү юлыннан барырга һәм үзеңдә Аллаһы Тәгаләгә карата – мәхәббәт, тәкъвалык, ихласлык, сабырлык һәм башка яхшы сыйфатлар тәрбияләргә өндәде.