Татарстан Мөфтие Нәзарәттә халыкны кабул итте

01 август 2024 ел 11:25
Татарстан Мөфтие Нәзарәттә халыкны кабул итте

Бүген, Мөхәррам аеның 26 нчы көнендә (1 августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган гражданнар Мөфти хәзрәткә үз проектлары белән таныштыру, теләк-тәкъдимнәрен белдерү өчен язылды.

Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә алар күтәргән мәсьәләләрнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сораулар мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт оешмаларында карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана