Бүген, Мөхәррам аеның 26 нчы көнендә (1 августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган гражданнар Мөфти хәзрәткә үз проектлары белән таныштыру, теләк-тәкъдимнәрен белдерү өчен язылды.
Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә алар күтәргән мәсьәләләрнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сораулар мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт оешмаларында карала.