Хөрмәтле дин кардәшләр!
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Savdo финанс компаниясенең биржа сәүдәсе өлкәсендә брокерлык хезмәтләрен күрсәтү буенча намуссыз эшчәнлегенә карата шикаять килде. Компания Savdo-inv.com адресы буенча урнашкан бизнес-платформасында үз хезмәтләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хуплануы турында ялган мәгълүмат тарата. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бу мәгълүматны рәсми рәвештә кире кага. Голәмәләр шурасы әлеге компаниянең эшчәнлеген өйрәнмәде һәм аның мөселманнар өчен рөхсәт ителүе турында карарлар чыгармады. Игътибарлы булыгыз!