Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан “Әбүгалисина” мәчетенә ай куелды

13 август 2024 ел 14:54
Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан “Әбүгалисина” мәчетенә ай куелды

Бүген, сафәр аеның 9нчы көнендә (13нче августта), Республика балалар клиник хастаханәсе янында төзелүче “Әбүгалисина” мәчете гөмбәзенә ай кую тантанасы булып узды. Ул биредә “Тыныч бакча” рухи үзәге комплексының бер өлешен тәшкил итә. Әйтергә кирәк, “Тыныч бакча” рухи үзәге ике бинадан – “Әбүгалисина” мәчетеннән һәм православие чиркәвеннән гыйбарәт, аның төзелеше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 2023нче елның 1нче июнендә – Халыкара балаларны яклау көнендә башланган иде.

Ай кую тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, мәчет төзелешенә өлеш керткән иганәчеләр катнашты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов җыелган халык алдында чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендәге РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәтен җиткерде һәм биредә дәваланучы балалар киләчәктә әти-әниләре белән бергәләп намаз һәм дога укый алыр дип өметен белдерде.

Альберт Дирзизов билгеләп үткәнчә, мәчет һәм православие чиркәвен үз эченә алган “Тыныч бакча” рухи комплексын төзү өчен зур хезмәт сарыф ителгән. Ул биредә пациентлар һәм аларның әти-әниләре, әлеге микрорайонда яшәүчеләр – барысы да тәннәренә һәм җаннарына шифа табарлар дип өметен белдерде. А.Дирзизов Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелегенә, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, комплексны төзүдә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм оешмаларга рәхмәтен җиткерде.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, җыелган халыкны сәламләп, “тыныч бакча” комплексы биналарының әһәмиятен ассызыклап узды. “Бүген истәлекле көн – мәчет гөмбәзенә ай куела. Без православие чиркәвен һәм мәчетне үз эченә алачак “Тыныч бакча” рухи комплексын ачуга янә тагын бер адым ясыйбыз. Балалар клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балалар һәм ата-аналар медицина ярдәме генә алып калмыйча, рухи савыгу да алачак, алар авыр минутларда бирегә килеп дога кыла алачаклар”, – дип теләген җиткерде баш табиб һәм Республика балалар клиник хастаханәсе, Татарстан Республикасының барлык балалары исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелеге һәм битараф булмаган мөселманнар катнашында масштаблы проектны гамәлгә ашыру җиңел бара, дип билгеләп үтте. “Аллаһы Тәгалә бу рухи комплексларны мәхәббәт, җылылык, игелек һәм кайгыртучанлык комплексларына әверелдерсен”, – дип теләде А.Шаһимәрдәнов.

Сәламләү чыгышларыннан соң, тантанада катнашучыларның тәкбире астында төзелеш краны ярдәмендә мәчет гөмбәзенә ай күтәрелде. Аннары Коръән аятьләре укылды һәм дога кылынды.

Аннары җыелган халык мәчет эченә узды, хәзерге вакытта төзелеш эшләре тәмамлану алдында тора. Биредә хәзер эчке эшләр башкарыла, интерьер ясала – диварларга Коръән аятьләре языла.

Хастаханә янында төзелүче 250 квадрат метр мәйданлы мәчет төзелеше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хуплавы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең актив катнашы, “Ханский дом” төзелеш компаниясе һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән алып барыла. “Әбүгалисина” мәчете – бер катлы, балкон белән, 100 кешегә исәпләнгән, тәһарәтханә һәм имам бүлмәсе урын алачак. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак. Төзелеш эшләрен тәмамлау һәм мәчетне ачу быел көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана