Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узды

17 август 2024 ел 20:11
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узды

Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (17нче августта), Чүпрәле мөхтәсибәтендә XVII фәнни-гамәли конференция – Мунчәли укулары үтте. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.

17 ел дәвамында Мунчәли укулары төбәкара чарага әйләнде, бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Ульян, Чувашстан, Мордовия, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар килде. Мунчәли укуларына дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр җыелды: алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм башкалар бар иде.

Бүгенге укулар кысаларында татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе уздырылды, шәҗәрә китаплары, гаилә ядкярләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгында кулланылган эш кораллары, шулай ук шәхси архив экспонатлары тәкъдим ителде. Кунаклар мавыктыргыч мастер-классларда һәм интерактив мәйданчыкларда катнашты, анда һәркем үзенең иҗади мөмкинлекләрен һәм көчен сынап карады, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы белән танышты.

Махсус чатырларга килүчеләр элмәле чигү, күннән милли бизәкле эшләнмәләр ясау, чигү алымнары, шәҗәрә төзү һәм нәсел тарихы буенча китаплар язу буенча остаханәләрдә катнаша алды.

Катнашучыларны аеруча чалгы таптау һәм кул чалгысы белән печән чабу, суган үрү, өй юу, аулак өй кебек йолалар кызыксындырды.

Балалар өчен саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана