Нәзарәт ЗЕНИТ Банкының яңа ислам продуктын хуплады

19 август 2024 ел 17:43
Нәзарәт ЗЕНИТ Банкының яңа ислам продуктын хуплады

Бүген, сафәр аеның 15 нче көнендә (19 август), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ЗЕНИТ Банкының ваклап сату бизнесы буенча директоры Рөстәм Исхаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының Гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм ЗЕНИТ Банкының Банк хезмәте күрсәтү департаменты “Казан” бүлегенең клиентлар белән эшләүче менеджеры Лира Садыйкова катнашты. Киңәшмә яңа ислам финанс продукты – private-сегменттагы ислам дебет картасы чыгару турында фикер алышуга багышланган иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу продуктны өйрәнде һәм аны мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип таныды.

ЗЕНИТ Банкының ваклап сату бизнесы буенча директоры Рөстәм Исхаков Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан Private-сегмент ислам дебет картасының шәригать кануннарына туры килүе турында сертификат алды.

Бу продукт базарда такси, бизнес-заллар һәм башка өстәмә мөмкинлекләр кебек киңәйтелгән хезмәтләр тәкъдим итүче private-сегмент клиентлары өчен билгеләнгән беренче продукт булып тора. Партнерлык (ислам) финанслары базарында мондый продукт яңа булмаса да, аны private-сегмент өчен гамәлгә ашыру аны уникаль итәчәк һәм аңа ихтыяҗ булачак.

Зенит Банкы партнерлык финанслары өлкәсендә продуктлар санын даими рәвештә арттыруга омтыла. Рөстәм Исхаков ассызыклаганча, банк җитәкчелеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә мөселманнар өчен яңа файдалы продуктлар эшләргә ниятли. Бу стратегия кысаларында киләсе адым Private категориясенә кермәгән физик затлар өчен дебет картасын чыгару булачак. Әлеге карталар премиум-хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге булган компанияләрнең бизнесменнары һәм топ-менеджерлары өчен каралган.

Яңа ислам продукты ЗЕНИТ Банкы тарафыннан Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге катнашында эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана