Бүген, сафәр аеның 16 нчы көнендә (20 августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ир балалар өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады.
Алар өчен "Бәхет ачкычы" иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева интерьер композициясе буенча мастер-класс үткәрде. Һәр кыз эксклюзив чәчәк бәйләме ясады. Аннан соң Азан бөйгесе булды. Балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән иде.
Ахырдан фонд хезмәткәрләре балаларга хәер-фатиха сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр өләште.
Әлеге курслар “Зәкят” фонды карамагындагы ир балалар өчен оештырылды. Анда фонд күпбалалы, әниләре үзләре генә бала үстерүче һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләләрдәге кызларны чакырды. Курслар бу гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды, чөнки аларның мондый чаралар өчен түләү мөмкинлеге юк.
Ир балалар анда ял итеп кенә калмады, рухи һәм физик яктан сәламәтлеген ныгытты. Җиде көнлек программада ислам белән бәйле дәресләр, рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү чаралары, физкультура, көндәлек зарядка, төрле мастер-класслар, күчмә чаралар каралган иде.
Шулай итеп, ир балалар «Maza Park» күңел ачу үзәгенә, янгын сүндерү частена барды. Катамараннарда йөрде һәм Аккош күленә походта булды.
«Зәкят» фонды бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерә.