Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммиты утырышын Коръән укып ачып җибәрде

22 август 2024 ел 11:45
Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммиты утырышын Коръән укып ачып җибәрде

Бүген, сафәр аеның 18 нче көнендә (22 августта) Казан Ратушасында "Цифрлаштыру һәм яшьләр сәясәтенең заманча инструментлары" дип аталган Казан Глобаль яшьләр саммитын ачу тантанасы булды. Саммитны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде.

Саммитның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретареның гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тариг Али Бахит, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Движение первых»​ Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештырды. Шулай ук оештыру эшләрендә «Движение Первых» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге катнашты. Саммитта 40 тан артык илдән 100 дән артык делегат катнаша.

Саммит кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары утырышы узачак. Анда Казанда Беренче Яшүсмерләр Ислам уеннарын уздыру турында фикер алышу булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана