Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды

22 август 2024 ел 17:25
Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген, сафәр аеның 18 нче көнендә (22 августта), Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ветераннар (инвалидларның) «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин бар иде. Аларны сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов, хастаханәнең медицина хезмәткәрләре, чараны башлап йөрүче РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм вице-президент Раил Валькаев каршы алды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз уку бүлмәсен оештырып эшләтеп җибәрүчеләргә – госпитальгә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәт белдерде. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп мәчет салдырган кешегә оҗмахта йорт салыначак дигән сүзләрен исенә төшерде. Мәчет кыр тавыгы йорты зурлыгында булса да, моның өчен бүләк бик зур булачак. Камил хәзрәт Татарстан Республикасы Рәисенең 2016 елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов ассызыклаганча, намаз уку бүлмәсе рухи яктан шифа бирү үзәге булып тора. Алар Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән хастаханәдә дәвалаучыларны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү өчен каралган. А.Шаһимәрдәнов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Илдар Фәхретдиновка һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннан җитәкчеләр намаз бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм функционалы турында фикер алышты, анда беренче намаз укыды.

Консультатив поликлиниканың беренче катында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы һәм авырулар үтенече белән оештырылган. Бүлмәнең мәйданы 10 квадрат метр, анда берьюлы 5 кеше намаз укый ала. Анда намазлыклар һәм Коръәннәр бар. Янәшәдә генә тәһарәтханә урнашкан.

Намаз уку бүлмәсе тиз арада эшләп ачылды – төзекләндерү һәм эчке матурлау эшләре 2024 елның июнендә башланган иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җәмәгать урыннарында һәм хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләрен ачу башлангычын 2020 елдан гамәлгә ашыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана