Нәзарәттә шәех Мәэмүн әр-Рави катнашында Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

23 август 2024 ел 10:49
Нәзарәттә шәех Мәэмүн әр-Рави катнашында Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Кичә, сафәр аеның 18нче көнендә (22нче августта), Татарстан мөфтияте бинасында Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләү комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышта Казанның Коръән белгечләре белән берлектә Дубайдан килгән дөньякүләм танылган мөселман галиме, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави катнашты.

Шәех Комиссия составында 2021нче елның декабреннән, ягъни проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле эшли. Комиссияне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли.

Шәех Мәэмүн әр-Рави җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклап, аның төп бурычы гыйлем бирү икәнлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук белемнәрне даими рәвештә арттыру кирәклеген ассызыклады.

Галимнәр фикер каршылыклары булган сораулар буенча фикер алышты һәм кулъязма Мүсхәфне әзерләү эшен дәвам итү буенча карарлар кабул итте.

Казан кулъязма Мүсхәфе Нәзарәттә 2022нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнә башлаган иде. Хәзерге вакытта 30 җүзнең 25е язылган, бу мөһим проектны тәмамлау өчен 80гә якын бит язасы калган. Шуннан соң шәех Мәэмүн әр-Рави кабаттан килергә тиеш, һәм комиссия Мүсхәфне тикшерә башлаячак.

Кулъязма Мүсхәф әзерләү проектының төп башкаручысы булып Казан каллиграфы Артур Писаренко тора – ул танылган хәттат, Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәгенә нигез салучы һәм аның директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. Әлеге эшкә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит Фәизов, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре, Мөфти урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм башкалар җәлеп ителде.

Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү гыйлеме һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул – каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Гыйльмел-Хат ислам фәнендә югалган татар традицияләрен торгызуда беренче адым. Мүсхәфне язу – Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы буларак та кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хәттат тарафыннан кулдан язылган Мүсхәф торачак һәм ул басма тираж белән дөнья күрәчәк.

Шунысы игътибарга лаек, кулъязма Коръәннәр әзерләү тәҗрибәсе хәзерге заманда Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана