Нәзарәттә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булды

23 август 2024 ел 14:07
Нәзарәттә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булды

Бүген, сафәр аеның 19 нчы көнендә (23 августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булды. Хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунак Казанга Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде.

Камил хәзрәт кунакны Нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү, заманча халыкара стандартларга туры китереп мүсхәфләр бастыру һәм курра-хафизлар әзерләү, татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү барышы белән таныштырды.

Мәртәбәле кунакны шулай ук кулъязма Коръәнне әзерләү проекты кызыксындырды. Бу Казанда үсеш алган тагын бер кызыклы юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 30 җүзнең 25 е инде язылган. Бу эш –  тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – хаттатлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россиядә Коръән белеме һәм илебездәге ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәэмүн ар-Рави Казан кулъязма Коръәне үрнәк мүсхәф булыр һәм аңа таянып башка мүсхәфләр дә язачаклар дип саный.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана