Бүген, сафәр аеның 19 нчы көнендә (23 августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булды. Хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунак Казанга Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде.
Камил хәзрәт кунакны Нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү, заманча халыкара стандартларга туры китереп мүсхәфләр бастыру һәм курра-хафизлар әзерләү, татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү барышы белән таныштырды.
Мәртәбәле кунакны шулай ук кулъязма Коръәнне әзерләү проекты кызыксындырды. Бу Казанда үсеш алган тагын бер кызыклы юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 30 җүзнең 25 е инде язылган. Бу эш – тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – хаттатлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россиядә Коръән белеме һәм илебездәге ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәэмүн ар-Рави Казан кулъязма Коръәне үрнәк мүсхәф булыр һәм аңа таянып башка мүсхәфләр дә язачаклар дип саный.