Мөфти III Казан Глобаль яшьләр саммиты пленар утырышында катнашты

23 август 2024 ел 18:59
Мөфти III Казан Глобаль яшьләр саммиты пленар утырышында катнашты

Бүген, сафәр аеның 19 нчы көнендә (23 августта) Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Ратушасында  III Казан Глобаль яшьләр саммиты пленар утырышында катнашты. Ул утырышны Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде.

Чара барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретареның гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Тарига Али Бахит, шулай ук «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айханның сәламләү сүзләре яңгырады. 

Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештырды. Шулай ук оештыру эшләрендә «Движение Первых» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге катнашты.

Саммитта 40 тан артык илдән 100 дән артык делегат катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана