«Яшь килен» курсларына язылу башланды

26 август 2024 ел 15:53
«Яшь килен» курсларына язылу башланды

Татарстан Диния нәзарәте яшьләр арасында популяр булган «Яшь килен» курсларына язылу башлану турында игълан итә. Курслар 1 октябрьдә 11 нче тапкыр үз эшен башлап җибәрәчәк.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. 

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Киленнәрне Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, танышулар һәм башка чаралар көтә.

Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйды. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Мөслимәләр шулай ук марафоннарда һәм практикумнарда катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана