Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

26 август 2024 ел 18:19
Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның 14нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 2024нче елның 5нче октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр –  түләүсез. Курсларга язылу башланды!

Беренче кереш дәрес 2024нче елның 5нче октябрендә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 09.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Г.Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан, гаиләләр белән килеп белем алырга көтеп калалар.

Соңгы дәрес – 23нче ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.

Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана