Лаеш мөхтәсибәтендә “Ихлас” мәчете янында икенче чишмә ачылды

27 август 2024 ел 15:14
Лаеш мөхтәсибәтендә “Ихлас” мәчете янында икенче чишмә ачылды

Бүген, сафәр аеның 23нче көнендә (27нче августта), Лаеш районы Усад авылында “Ихлас” мәчете янында тантаналы рәвештә икенче чишмә ачылышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Лаеш районы Усад авылы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт Хәсәнов, шулай ук район имамнары, эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы катнашты.

Кунаклар алдында беренче булып сәламләү сүзләрен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде. Үз чыгышында ул сәдакаи-җариянең мөһимлеге турында искәртте, кешеләргә һәм җан ияләренә су эчертү иң саваплы гамәлләрнең берсе булуы хакында әйтте. Чыгышы ахырында Камил хәзрәт әлеге изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде.  

Чишмә мәхәллә халкы, биредә яшәүчеләр, иганәчеләр һәм әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмаучыларның тырышлыгы белән сафка басты. Мәчет янәшәсендә урнашкан су чыганагы – әлеге җирлектә икенче чишмә. Бүген ачылган чишмә бары хатын-кызларга су алу өчен каралган. Усад авылы өчен су чыганагы бик кирәк, биредә көн саен чишмәдән 10 мең литр су алалар. Яңа чишмә суга булган ихтыяҗны канәгатьләндерүдә бик зур роль уйнаячак.

Чишмә ачылышы кысаларында Усад авылы “Ихлас” мәчетендә 16 яшькә чаклы балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Катнашучыларның чыгышларын Казан шәһәрендә урнашкан Коръән хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре бәяләде. Быел Коръән бәйгесендә җитмештән артык бала көч сынашты.

Моннан тыш, “Ихлас” мәчетендә Лаеш районы имамнары җыелышы үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана