Бүген, сәфәр аеның 23 нче көнендә (27 август), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә булды. Монда аны һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен бүлек идарәчесе Эдуард Вафин кабул итте. Ул мөфтият кунаклары өчен бүлек буенча экскурсия үткәрде һәм төп эшчәнлек юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләде.
Очрашу барышында РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады.
Килешү гражданнарга Россия Федерациясенең гамәлдәге пенсия һәм социаль законнарның нигезләмәләре турында мәгълүмат бирү, аларның социаль проблемаларын хәл итү һәм социаль сәясәт мәсьәләләренә карата активлыкны арттыру өлешендә хезмәттәшлек максатыннан төзелде.