Нәзарәт һәм РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

27 август 2024 ел 18:36
Нәзарәт һәм РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

Бүген, сәфәр аеның 23 нче көнендә (27 август), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә булды. Монда аны һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен бүлек идарәчесе Эдуард Вафин кабул итте. Ул мөфтият кунаклары өчен бүлек буенча экскурсия үткәрде һәм төп эшчәнлек юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләде.

Очрашу барышында РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады.

Килешү гражданнарга Россия Федерациясенең гамәлдәге пенсия һәм социаль законнарның нигезләмәләре турында мәгълүмат бирү, аларның социаль проблемаларын хәл итү һәм социаль сәясәт мәсьәләләренә карата активлыкны арттыру өлешендә хезмәттәшлек максатыннан төзелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана