Татарстан Диния нәзарәте Газзә Секторына 9 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде

29 август 2024 ел 06:43
Татарстан Диния нәзарәте Газзә Секторына 9 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте Газзә Секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен гуманитар йөк җибәрде. Мисырга юл тоткан очкыч бортына гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде, шуның 9 тоннадан артыгы – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре азык-төлекне Мисырның “Әл-Ариш” аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газзә халкына тапшырачак.

Якын арада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан тагын бер йөк җибәрү көтелә.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның ноябрь башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Газзә Секторы халкына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк җибәрү оештырылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят " хәйрия фонды 25 тонна йөк: кием-салым, балалар ризыгы, озак вакыт сакалана торган азык-төлек, санитария һәм гигиена әйберләре, балаларга кирәк-ярак, пледлар, фонарьлар, су кайнаткычлар һәм көнкүрештә кирәк булган әйберләр сатып алып, төяп озатты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана