Нәзарәттә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танжу Бельгич булып китте

03 сентябрь 2024 ел 13:05
Нәзарәттә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танжу Бельгич булып китте

Бүген, сафәр аеның 30 нчы көнендә (3 сентябрьдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танжу Бельгич булып китте. Мөхтәрәм кунакны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Мөфтинең мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары, Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт кунакларны төп эш юнәлешләре белән таныштырды, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү һәм заманча халыкара стандартларга туры китереп мүсхәфләр бастырып чыгару, Коръән хафизларын әзерләү, татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү турында мәгълүмат бирелде.

Кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе системасын оештыру, шулай ук мөселман мәгарифен үстерү һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре кызыксындырды. Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашып, Татарстанда 1500 дән артык мәчет эшләвен, даими рәвештә яңа мәчетләр ачылуын һәм эшләп торганнарының төзекләндерелүен, имамнарның үз эшчәнлекләрен Шәһадәтнамә нигезендә алып баруын сөйләде. Мөфти бүгенге көндә Татарстанда дини белем алуның күпбаскычлы системасы формалашканлыгын билгеләп үтте. Урта һөнәри дини белемне – мәдрәсәдә, югары белемне Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында (бакалавриат, магистратура) алырга мөмкин, докторлык дәрәҗәсе Болгар ислам академиясендә (магистратура, докторантура) бирелә. Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танжу Бильгич ТР мөселманнары Диния нәзарәте казанышларын югары бәяләде.

Камил хәзрәт шулай ук кунакларны республикада вакыф системасы белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре һәм мәдрәсәләре өчен хәйрия эндаумент-фондлары булдыру буенча  сынау проекты турында сөйләде. Шәкертләрне, укытучыларны һәм аерым уку йортының барлык ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәгариф вакыфлары Россия ислам институты өчен булдырылган.

Мөфти Камил хәзрәт кунакларга «Хозур» нәшрият йорты китапларын бүләк итте.

Танжу Бильгич Казанга эш сәфәре барышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Ул шулай ук КФУ һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән таныша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы