Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы, Төркиядән килгән хәфизә Нәзарәттә булды

06 сентябрь 2024 ел 08:39
Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы, Төркиядән килгән хәфизә Нәзарәттә булды

Бу көннәрдә Казанга, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча, Истанбулның Сабахаттин исемендәге университетының Изге Коръән укытучысы, 75 көн эчендә Коръән ятлауның уникаль методикасы авторы Заим Хафизә Гөлсем Арслан килде.

Татарстанга сәфәре кысаларында ул Россия ислам институты студентларына лекция укып өлгерде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Монда хөрмәтле кунакны һәм аның юлдашларын Камил хәзрәт кабул итте. Ул хөрмәтле остазга Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. Мөфтиятнең Коръән белеме һәм Коръән бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзрәт очрашу истәлеге итеп репринт «Казан басмасы»н бүләк итте. Моннан тыш, Мөфти кыскача гына Россиядә һәм татарлар арасында ислам тарихы белән таныштырды, Болгар тарихи-археология комплексына чакырды. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәчетләр, югары уку йортлары һәм мәдрәсәләр, ислам инфраструктурасы объектларын, Мөфтият оештырган «Хозур» нәшрият йортын, «ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗ операторын, “Хәләл” стандарты буенча комитетны, «Зәкят» хәйрия фондын һ. б. үз эченә алган күпвекторлы системасы турында сөйләде.

Бүген Гөлсем Арслан «Рәшидә» Коръән ятлау үзәге шәкертләре белән очрашачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» Нәшрият йортында булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы