Бу көннәрдә Казанга, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча, Истанбулның Сабахаттин исемендәге университетының Изге Коръән укытучысы, 75 көн эчендә Коръән ятлауның уникаль методикасы авторы Заим Хафизә Гөлсем Арслан килде.
Татарстанга сәфәре кысаларында ул Россия ислам институты студентларына лекция укып өлгерде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Монда хөрмәтле кунакны һәм аның юлдашларын Камил хәзрәт кабул итте. Ул хөрмәтле остазга Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. Мөфтиятнең Коръән белеме һәм Коръән бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзрәт очрашу истәлеге итеп репринт «Казан басмасы»н бүләк итте. Моннан тыш, Мөфти кыскача гына Россиядә һәм татарлар арасында ислам тарихы белән таныштырды, Болгар тарихи-археология комплексына чакырды. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәчетләр, югары уку йортлары һәм мәдрәсәләр, ислам инфраструктурасы объектларын, Мөфтият оештырган «Хозур» нәшрият йортын, «ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗ операторын, “Хәләл” стандарты буенча комитетны, «Зәкят» хәйрия фондын һ. б. үз эченә алган күпвекторлы системасы турында сөйләде.
Бүген Гөлсем Арслан «Рәшидә» Коръән ятлау үзәге шәкертләре белән очрашачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» Нәшрият йортында булачак.