Галиев мәчетендә җомга намазында Казан кинофестиваленең танылган кунаклары булып китте

06 сентябрь 2024 ел 15:13
Галиев мәчетендә җомга намазында Казан кинофестиваленең танылган кунаклары булып китте

Бүген, изге җомга көнендә, Галиев мәчетендә Казан халыкара “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә катнашучылар: “Возрождение: Эртугрул” һәм “Основание: Осман” сериаллары режиссеры Метин Гюнай һәм актер Чагры Шенсой булып китте. Мөхтәрәм кунакларны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озата йөрде. Тарихи мәчеттә аларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Кунаклар Казанга “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә катнашырга килгән һәм алар бүген Галиев мәчетендә җомга намазы укыды. Очрашуда Камил хәзрәт аларга Россиядә һәм татар халкы тормышында ислам тарихы, Татарстан мөфтияте эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм истәлеккә репринт “Казан басмасы”н бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы