Узган ял көннәрендә Азнакай мөхтәсибәте яшь мөселманнар арасында Низаметдинов Әнис Әнәс улы истәлегенә балык тоту буенча турнир уздырды. Чарада республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 40 тан артык балык тотучы катнашты. Турнир Россиядә - Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.
Турнирны Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин дога кылып ачып җибәрде. Чарада шулай ук район имамнары, мәчетләргә йөрүчеләр катнашты. Ярышлар Азнакай районының Сәпәй авылы янындагы буада узды.