Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

25 сентябрь 2024 ел 13:16
Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

2024нче елның 30-31нче октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – “Россия мөселманнарының төп асылы буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр”. Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

Форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр һәм вәкилләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегацияләрнең килеп катнашуы көтелә.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а йорт) сәг. 10.00-дә башланачак. Әлеге чарада катнашучылар ислам мәгарифе белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне мәчет каршындагы курсларга багышланачак, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак.

Элемтә өчен: Нәзирә Әхәт кызы Гыйззәтуллина, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире. Форумда катнашу буенча мәгълүмат алу өчен 8-902-715-07-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы