Норлат мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

30 сентябрь 2024 ел 10:03
Норлат мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 26нчы көнендә (29нчы сентябрьдә), Норлат шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә район мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид кичәсе оештырылды.

Мәүлид кичәсендә шәрәфле кунак буларак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук Норлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча баш белгече Әхмәд Әбү Яхъя, район имамнары, аксакаллар, абыстайлар, мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре, районның мөселман активы бар иде. Мәүлид кичәсенә 200дән артык төрле яшьтәге дин кардәшләребез, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар җыелды.

Мәүлид ән-Нәби татар гореф-гадәтләрен истә тотып оештырылды. Кичәне танылган мөнәҗәтче һәм автор-башкаручы Ильяс Халиков алып барды. Ул мөнәҗәтләр башкарды һәм викторина үткәрде.

Аннары кунаклар һәм кичәдә катнашучылар Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге мәгърифәт үзәгенә мәҗлескә узды. Очрашуга килеп, Мәүлид кичәсендә булган һәрбер катнашучы мондый кичәләрнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауда мөһимлеген билгеләп узды.

Норлат шәһәренә эш сәфәре барышында Татарстан Мөфтие район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган күргәзмәне карады. Биредә аеруча Түбән Норлат җирлегендә яшәп иҗат итүче Хафизулла Гыйрьфановның китаплары кызыксыну уятты: аның хезмәтләре нәсел җепләрен өйрәнүгә багышланган. Автор үзенең яңа проекты турында хәбәр итте – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында китап язу. Әлеге хезмәт Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу алдыннан зур хатирә булачак.

Сәфәре барышында Камил хәзрәт шулай ук Норлат районында урнашкан борынгы Кизләү мәдрәсәсе бинасын карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы