“Яшь килен” проектында катнашырга ашыгыгыз! Әле гаризалар кабул ителә

28 сентябрь 2024 ел 05:59
“Яшь килен” проектында катнашырга ашыгыгыз! Әле гаризалар кабул ителә

Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының яңа унберенче сезоны башланырга санаулы көннәр калды. Әле курсларга кушылырга мөмкинлек бар. Казанда 1 октябрьдә Россиядә – Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында башланып китәчәк курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла.

Бу проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә.  Оффлайн-форматтагы белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.  "Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм татар-мөселман гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Шулай итеп, кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә. Курсларга психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Алдагыларыннан аермалы буларак, бу юлы оештыручылар проектта хатын-кыз сәламәтлеге мәсьәләләренә һәм өммәт аналарының тормышын тәфсиллерәк өйрәнүгә багышлый.

Оффлайн курслар 1 октябрьдә башлана. Теркәлү узу өчен сылтама  – биредә. Курсларда катнашучыларны 7 очрашу – танышу, психология һәм татар халкы гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча дәресләр көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр (шул исәптән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан кызыклы лекция), тестлар, лекцияләр һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү һәм ифтарларда катнашу, дөньякүләм танылган аш-су остасыннан мастер-класс, китаплар уку һәм хатлар язу көтә. Курста 16 яшьтән өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Курслар турында тулырак биредә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы