Әлмәт Җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби узды

30 сентябрь 2024 ел 14:36
Әлмәт Җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби узды

Әлмәт шәһәренең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган аена багышлап “Мөхәммәд ﷺ бөек әхлак иясе” дип исемләнгән кичә узды.

Әлеге кичәгә төрле яшьтәге 100дән артык дин кардәшебез килде, катнашучылар арасында имамнар, мәчеткә йөрүчеләр, мөгаллимнәр, шәкертләр, шулай ук балалар да бар иде.

Күркәм гадәт буенча, Мәүлид ән-Нәби Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Әлмәт шәһәренең “Нур” татар-мөселман мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Алар үз чыгышында укытучыларга хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте һәм яхшы дуслар табу кирәклеге хакында сөйләп узды. Алга таба Мәүлид ән-Нәби кысаларында мөнәҗәтләр башкарылды. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрь Руслан Брю (Руслан Бажутов) шигырьләр укыды, ә Әлмәт имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Рүзил хәзрәт Ихсанов мөнәҗәтләр әйтте. Кичәдә катнашучылар Рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре хакында вәгазь тыңлады, аны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сөйләп узды. Алар шулай ук һәр мөселман кешесенең югары әхлакый сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында билгеләп үтте. Аннары катнашучылар бергәләп дога кылды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Рабигыль-әүвәл аенда Әлмәттә төрле яшьтәге инвалидлар өчен хәйрия ашы оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы