Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

30 сентябрь 2024 ел 14:54
Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Үткән ял көннәрендә Югары Ослан районы Татар Макылы авылы “Кашаф” мәчете салынуның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Әлеге юбилейда, авыл халкыннан тыш, чакырылган кунаклар, район имамнары, иганәчеләр, мәчет төзелешенә һәм аны ремонтлауга үзеннән зур өлеш керткән шәхесләр катнашты. Чара өйлә намазыннан соң башланды. Аны “Кашаф” мәчете имамы Ренад хәзрәт Гарифуллин ачып җибәрде, мәчетне төзүдә һәм яңартуда катнашкан авылдашларга һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Авыл халкының истәлекләре, фото һәм архив документлары нигезендә Татар Макылы авылы мәчетенең тарихы хакында презентация ярдәмендә район китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова сөйләп үтте.

Мәчеткә ислам дине дәресләренә йөргән балалар аятьләр, хәдисләр һәм мөнәҗәтләр сөйләп күрсәтте. Югары Ослан районының “Хәзинә” иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды. Әлеге очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина алып барды, үзенең чыгышында ул “Без тарихта эзлебез” проекты кысаларында республикабызда мәчетләрне торгызу, чишмәләрне барлау, зиратларны төзекләндерү, дин әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерү кебек чараларның урын алуын билгеләп үтте.

Татар Макылы авылы “Кашаф” мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Татарстан Мөфтие исеменнән Ренад хәзрәт Гарифуллинга һәм мәчетнең юбилеена әзерлек барышында ремонт эшләрен башкарган иганәчегә рәхмәт хаты тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы