Ютазы мөхтәсибәтендә Казыйлар шурасының күчмә утырышы булды

30 сентябрь 2024 ел 19:04
Ютазы мөхтәсибәтендә Казыйлар шурасының күчмә утырышы булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 27 нче көнендә (30 сентябрь), Ютазы районының Урыссу бистәсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстанның барлык казыят башлыклары, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнары) барлык имам-мөхтәсибләр һәм имам-хатыйблар катнашты. Утырышта халыктан килгән мөрәҗәгатьләр каралды һәм Татарстаннан мобилизацияләнгән мөселманнар өчен гуманитар ярдәм җыю мәсьәләләре каралды. Казыят башлыклары солдатларга ярдәм кирәклеген билгеләп үтте һәм шулай ук сугышчыларга җеназа уздыру тәртипләре белән бәйле мәсьәләләрне аңлаттылар.

Аннары утырышта Нәзарәт казыятларының урыннардагы эшчәнлеге турында чыгышлар тыңланды.

Утырыш кысаларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшинга МХО зонасында хезмәт итүче солдатларга ярдәм итү эшендә актив катнашканы өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте медален тапшырды. Марат хәзрәт солдатлар янына Нәзарәт делегациясе составында дүрт тапкыр барып кайтты.

Марат хәзрәт Мәрданшин үз чыгышында махсус хәрби операция зонасына сәфәрен искә төшерде, «Алга» батальонында булган вакытта Татарстанның мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның командирлары яралыларны эвакуацияләү өчен «Урал» мотоцикллары сорап мөрәҗәгать итүен әйтте. Бу үтенечкә колак салып, 2024 елның августында Балык Бистәсе, Арча һәм Буа районнары мөхтәсибләре мотоцикллар сатып алды һәм махсус хәрби операция зонасына тапшыру өчен Татарстан мөфтиятенә китерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы