Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана

02 октябрь 2024 ел 08:21
Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана

Октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр барлык теләүчеләр өчен республиканың 600ләп мәчетендә һәм мәгърифәт үзәгендә үткәреләчәк. Ел саен курсларга 20 меңләп тыңлаучы йөри. Аларга 1200гә якын мөгаллим дини белем бирә.

Ислам нигезләре программасы 3 елга исәпләнгән. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Курслар кысаларында түбәндәге фәннәр укытыла: «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы». Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле, татар теле һәм башкалар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә. Мәчетләр каршындагы курсларда бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым белем ала.

Моннан тыш, Татарстан мөфтияте барлык теләүчеләрне “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра. Ислам нигезләре буенча әлеге кыска вакытлы курслар атнасына бер тапкыр 8 атна дәвамында үтәчәк. Ул Казанда 5нче октябрьдән (Нәзарәт бинасында) һәм Әлмәттә (Җәмигъ мәчет бинасында) башланачак.

Бу атнадан Россия ислам институты “Без – татарлар!” курсларын башлап җибәрә. Ул барлык теләүчеләр өчен ислам дине буенча белемнәрен тирәнәйтергә, татар телен үзләштерергә, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнергә, татар тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук татар һәм рус телләрендә онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.

Барлык курслар бушлай үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы