Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” курслары башланды

02 октябрь 2024 ел 10:35
Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” курслары башланды

Рабигыль-әүвәл аеның 28 нче көнендә (1 октябрьдә) Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының яңа унберенче сезоны башланды. Россиядә – Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында эшли башлаган курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла.

Курсларны бик матур һәм җылы мохиттә узды һәм үзенә 30 дан артык мөслимәне җәлеп итте. Бу файдалы проектны булдыручылар һәм аны үстерүчеләр – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл ханым Биктимирова һәм бүлекнең баш белгече Нурия Гаязова кызларга курсларның асылы турында сөйләде, гаилә тормышын корганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

Айгөл Биктимирова билгеләп үткәнчә, әлеге курслар гаилә тормышын ничек төзергә: ир һәм хатын арасында, хәләл җефетеңнең туганнары һәм кайнана белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга икәнлеген генә өйрәтеп кенә калмый, ә әти-әниләр һәм хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга да ярдәм итә.

Бу проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә.  Оффлайн-форматтагы белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.  "Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм татар-мөселман гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Шулай итеп, кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә. Курсларга психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Алдагыларыннан аермалы буларак, бу юлы оештыручылар проектта хатын-кыз сәламәтлеге мәсьәләләренә һәм өммәт аналары тормышын тәфсиллерәк өйрәнүгә багышлый.

Курсларда катнашучыларны төрле темаларга 7 дәрес көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр (шул исәптән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан кызыклы лекция), тестлар, лекцияләр һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү көтә. Курста 16 яшьтән өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Курслар турында тулырак биредә.

Оештыручылар курсларга әле 7 октябрьгә кадәр язылырга мөмкин икәнлеге турында искәртә: : http://muslimmol.ru/yashkilen. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы