Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә “Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ” дип исемләнгән иҗади бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Биш яшьтән һәм аннан өлкәнрәк балалар рәсемнәр ясады һәм иншалар язды, шул рәвешчә алар Пәйгамбәребезгә ﷺ булган яратуны белдерде.
Бәйгедә яшь катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сынады һәм бүләкләр алды. Иң күп катнашучылар “Ихлас” үзәгендә белем алучылар булды, бу исә балаларның тәрбия алуында укытучыларның һәм әти-әниләрнең эшчәнлеге нәтиҗәле булу хакында сөйли.
Фото: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.