“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытучыларны һәм хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

04 октябрь 2024 ел 16:47
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытучыларны һәм хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 1нче көнендә (4нче октябрьдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Халыкара өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Әлеге вакыйга барышында укытучыларга һәм хезмәткәрләргә кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Истәлекле чараны мәдрәсәнең уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Коръән аятьләре һәм дога укып ачып җибәрде.

Аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин өлкәннәргә мөрәҗәгать итте – алар барысы да күп еллар дәвамында әлеге уку йортында хезмәт иткән мөхтәрәм укытучылар һәм хезмәткәрләр. Ул аларга Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде, рәхмәтен белдерде һәм бүләкләр бирде. Рөстәм хәзрәт тарафыннан олуг рәхмәт сүзләре Камил хәзрәт Вәлиуллинга, шулай ук хезмәткәрләрдән Нурия Хәнәфина, Гөлчәчәк Мингалиева, Әлфия Мастюкова, Мәүлия Сафина һәм Тәнзилә Гыймалтдиновага белдерелде.

Чыгышлар тәмам булганнан соң очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы