Казанда экспертлар Россиядә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышты

11 октябрь 2024 ел 18:24
Казанда экспертлар Россиядә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 8 нче көнендә (11 октябрьдә), Россия ислам институтында «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» түгәрәк өстәле узды.

Анда Россиянең әйдәп баручы экспертлары, шулай ук ислам финанс продуктлары белән шөгыльләнүче банклар һәм компанияләр вәкилләре Россиядә партнерлык финансларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелды.

Сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары,  сәясәт фәннәре докторы, профессор, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин чыкты. 

Түгәрәк өстәлне ислам фәннәре докторы, РИИ каршындагы Россия ислам финанслары һәм икътисады үзәге директоры, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев алып барды. Ул Россиядә ислам финанслары буенча эксперимент башланганнан бирле бер елдан артык вакыт узганлыгын, һәм хәзер билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлеген билгеләп үтте. Рөстәм хәзрәт шулай ук ислам финансларының хокукый яктан тотрыклырак һәм якланганрак саналуын да әйтте.

"2008 елгы финанс кризисы ислам финанс системасының тотрыклырак булуын күрсәтте. Бу уңайдан 40 ел элек ислам финанс инструментларын үстерә башлаган тугандаш гарәп-мөселман илләренә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Ничек кенә булмасын, без аларның дини тәҗрибәсеннән һәм эшләнмәләреннән файдаланабыз һәм әлеге тармакта аларның тарихи эволюциясен «күзәтәбез». Монда ике әйбер бар: бер яктан, без инде эшләнгәнне һәм әле эшлисе нәрсәләрне күрәбез. Әмма проблема шунда ки, бу тармакны үстерергә теләге көчле булган мөселман илләрендә дә моңа берничә дистә ел сарыф иткәннәр. Бездә әле бер генә ел үтте. Теләсә кайсы эксперт-мөселман-Россия гражданины безнең моңа күп вакыт сарыф итәргә теләмәвебезне аңлый. Безгә бу тәҗрибәне нәтиҗәлерәк һәм тизрәк итеп узарга кирәк. Нәкъ менә шуның күрә безгә тармакны үстерерлек һәм мөселман дәүләтләре үткән юлны мөмкин кадәр кыскартырлык карарлар кабул итәр өчен үзебездә көч табарга кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт төп эш этапларыннан берсен - ислам финанс продуктлары өчен бер типтагы нормативлар һәм стандартлар эшләүне билгеләп үтте.

Аннары сүзне икътисад фәннәре докторы, профессор, Россиянең ислам финанслары буенча шура рәисе Шамил Шовхалов алды. Ул Россиядә ислам финанс инструментларын кертү проблемаларына игътибар итте. Ш.Шовхалов Россиянең гарәп-мөселман илләре алдында аерым өстенлекләре барлыгын, чөнки аларның тәҗрибәсеннән файдалана алуын билгеләп үтте. Шул исәптән, ислам финанслау инструментларын куллануның гомуми стандартларын эшләүдә дә. «Алар еллар буе эшләгән стандартлар әзер булганлыктан, безгә җиңелрәк. Шуңа күрә без, юктан бар итеп, нәрсәдер эшләячәкбез дип әйтү дөрес түгел. Ислам финанс инструментлары стандартлары турында сөйләгәндә шуны әйтергә кирәк: алар кулланыла торган илләрнең законнары белән каршылыклар булганда гына аларны гамәлгә  кертү белән бәйле проблемалар барлыкка килә. Без берничек тә куллана алмаган кайбер инструментлар бар, чөнки алар безнең кануннарга туры килми», – дип билгеләп үтте спикер.

Ул мисалга хәләл индустриясен китерде, аның Россиядә ислам финансларына караганда күпкә яхшырак үсеш алганлыгын һәм анда һәр ил аерым эшли алырлык стандартлар түгел, ә гомум кабул ителгән стандартлар кулланылуын әйтте: «Стандартлаштыру – ул бердәм аралашу теле», – дип ассызыклады Шовхалов.

Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучылар Дагыстанда ислам финансларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Бу хакта ислам фәннәре докторы һәм бу өлкәдәге эксперт Әхмәд хаҗи Исаев  тәфсилләп сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә, Дагыстанда ислам финансларын гамәлгә кертү 20 ел элек башланган, һәм хәзерге вакытта республикада 15 тән артык компания эшли. "Бу компанияләр даими рәвештә ислам галимнәренә мөрәҗәгать итәләр һәм шәригать принципларын сакларга омтылалар. Әлеге компанияләрнең бөтен җитәкчеләре дә диярлек - дин тотучы кешеләр, бу аларның ислам кыйммәтләрен хөрмәт итүен ассызыклый», – диде Әхмәд хаҗи.

Казан казые, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков исәпкә алу һәм аудит контекстында ислам финанс инструментларын бердәм системага китерү (унификацияләү) һәм стандартлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде. "Россия ислам институтында бу юнәлеш аерым дисциплина итеп укытыла. Бу тышкы һәм эчке аудитны, финанс учреждениеләрендә шәригать комитетының эшен, шулай ук шартнамәләр төзү һәм тикшерү күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Билгеле: бу финанс өлкәсендә үтәкүренмәлелекне һәм нәтиҗәлелекне тәэмин итү өчен кирәк. Бәлки финанс хисапларын анализларлык,  шәригать стандартларын һәм ислам әхлакый нормаларын үти алырлык киң профильле белгечләр дә әзерләргә кирәктер?" –диде спикер.

Бүгенге «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» дигән түгәрәк өстәл Россия ислам институтында соңгы берничә көндә оештырылган белем арттыру курсларына нокта куйды. Бу курслар Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә дин әһелләре, ислам финанслары өлкәсендә белгечләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы