Рабигыль-ахыр аеның 13нче көнендә (16нчы октябрьдә), Казанда тулысынча төзекләндерүдән соң тарихи “Ак мәчет” (Яңа бистә мәчете) тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге мәчет республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас бинасы булып санала. Ул башкалабызда Кызыл Татарстан урамы, 20нче йорт адресы буенча урнашкан.
Тантаналы ачылышта шәрәфле кунаклар катнашты: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре, хәйриячеләр, мәхәллә халкы катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм чакырылган кунаклар башкарылган эшләр белән танышып чыкты һәм тәхият әл-мәсҗид намазын укыды.
Рәсми ачылыш Коръән аятьләре уку белән башланды – аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды. Аннары дәрәҗәле кунаклар җыелган халыкка мөрәҗәгать итте, мәчетне торгызуда һәм төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар билгеләп узганча, мәчет бинасы үзенең күркәм архитектурасы һәм эчке бизәлеше белән җәлеп итә, шул ук вакытта уңайлы урында урнашкан һәм хәзерге заман таләпләре буенча эшләнеп кулланылышка тапшырылган.
Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт мәшһүр татар язучысы Әмирхан Еникиның “Мәчет елый” әсәрен искә төшерде: «Совет заманында ябылганнан соң аны “елак мәчет” дип йөрткәннәр икән. Мәчетнең язмышы чыннан да бик авыр була: аның манарасы да киселә, төрле оешмалар да урнаша монда, күп еллар ябык килеш тә тора… Менә, ниһаять, бүген без аны ачып җибәрәбез! Аллаһка шөкер! Аны торгызуга кем өлеш керткән – барысыннан да Аллаһ разый булсын!»
– Әлеге мәчеткә ихтыяҗ күптәннән бар иде, – дип әйтте ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, тарихи мәчеттә 100 ел намаз укылмаган.
Мәчетне төзекләндерү өчен зур тырышлык куйган “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов та мәчетне торгызуда катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу эшләрнең нәтиҗәсе шәһәребезгә бәрәкәт китерер.
Шуннан соң “Ак мәчет” (Яңа бистә мәчете) имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Сәлманга таяк тапшырылды. Моннан тыш, Мөфти аңа бүген Шәһадәтнамә бирде.
Ачылыш тантанасын Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылып тәмамлады.
– Аллаһка шөкер, Татарстанда мәчетләр төзелә һәм төзекләндерелә. Бу эш тукталмый, – дип җиткерде массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә әңгәмәсе барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Республика җитәкчелеге мөселманнарга бу мәсьәләдә гел ярдәм итеп тора. Ләкин мәчетләр халык акчасына төзелә, ә тарихи мәчетләр мәдәни мирас объектларын саклау буенча Комитет тырышлыгы белән яңартыла. Иван Николаевичка зур рәхмәт! Ул бу эшкә бик яхшы осталарны җәлеп итә. Аның ярдәме белән Татарстанда күп иске мәчетләр яңартылды.
Мөфти сүзләренчә, “мәчетләр – намаз уку урыны гына түгел. Татарларда гомер буена алар иҗтимагый тормыш үзәкләре булып хезмәт итте. Революциягә кадәр дә шулай булган, хәзер дә шулай. Монда дәресләр дә бирәләр, мохтаҗларга да булышалар – хәзер, мәсәлән, гошер җыела, СВОда хезмәт итүче солдатларыбызга ярдәм җыюда да мәчетләр актив катнаша. Монда яшьләр дә, олылар да, балалар да җыела, никахлар укыла, гаиләләрне сакларга ярдәм итәләр... Хәтта татар телен саклау да хәзер мәчетләрдә башкарыла. Монда тормыш кайный. Мәчетләр булганда, җәмгыятьтә әхлак саклана һәм халыклар арасында татулык бар. Мәчетләрнең төзелүендә һәм төзекләндерелүендә халык өчен зур хәер бар!”
Искәртеп үтик, “Ак мәчет” Казан шәһәренең бердәнбер эшләми торган тарихи мәчете иде. 1928нче елда ябылганнан соң мәчет бинасы башка максатлар өчен җайлаштырыла. 2002нче елда дин тотучыларга кире кайтарыла. 2023-2024нче елларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән хәйрия акчалары хисабына мәчеттә төзекләндерү эшләре башкарылды.
Әлеге эшләр барышында совет чорындагы янкормалар сүтелә, мәчетнең тарихи кыяфәте торгызыла, нигезе ныгытыла, диварларның ныклыгын тәэмин итү өчен күп көч салына, баскычлар урнаштырыла, агач тәрәзә блоклары ясала, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре урнаштырыла (электр, газ кертелә), манара, мәчет коймалары торгызыла, ярымай куела.
Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы 542 квадрат метр. Ул – ике катлы, икенче катта ирләр өчен ике заллы намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Тәһарәтханә, ашау бүлмәсе аерым торучы бинада урнаштырылган. Мәчет комплексының мәйданы 1466 квадрат метрны тәшкил итә.