Казанның “Сәлах” мәчетендә хәләл азык-төлек сайлау буенча семинар үткәреләчәк

22 октябрь 2024 ел 18:22
Казанның “Сәлах” мәчетендә хәләл азык-төлек сайлау буенча семинар үткәреләчәк

Рабигыль-ахыр аеның 23нче көнендә (26нчы октябрьдә), Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә дин кардәшләребез өчен хәләл азык-төлек сайлау тәртипләренә багышланган семинар-очрашу узачак. Дәресне Татарстан мөфтиятенең Хәләл Комитеты җитәкчесе урынбасары Салих хәзрәт Патеев алып барачак. Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге ярдәмендә оештырылган әлеге очрашуга теләгән һәр кеше килеп кушыла ала.

Хәләл буенча белгеч күпкырлы һәм тирән мәгълүматлар җиткерәчәк. Ул Казан шәһәре кибетләрендә азык-төлек сатып алганда игътибар юнәлтү кирәк булган моментларга игътибар бирәчәк. Шул исәптән ашамлыклар сайлаганда аның составына игътибар итеп, тыелган (хәрам) кушылмаларны табарга өйрәтәчәк: алар ит эшләнмәләрендә, сөт ризыкларында, төрле тәм-томда, соусларда һәм башкаларда булырга мөмкин. Семинар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр (9.00-18.00) узачак.

Лекцияне хатын-кызлар аерым залда тыңлый ала. Моннан тыш, төшке аш һәм кофе-брейк оештырылачак, шулай ук лекция материалын истә калдыру һәм үзләштерү өчен гамәли биремнәр башкару каралган.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы