10 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Ак барс” көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак. Ярышлар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелә. Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.
Турнирның төп максаты – яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне ныгыту. Джиу-джитсу буенча ярышлар Россия Федерациясендә әлеге спорт төрен популярлаштыруга һәм киң аудитория арасында аңа кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
Ярышларда Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Сарытау өлкәсеннән, Ульян өлкәсеннән джитсерлар катнашачак. Ярышларда 300гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.
Турнирда Татарстанның ислам уку йортлары студентлары, шулай ук мөселман яшьләре катнашачак.
Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категориясе судьясы Герман Харис улы Енаев, ә баш сәркатибе – беренче категория хөкемдар Рамил Ринат улы Вәлитов. Алар икесе дә Мәскәүдән.
Исегезгә төшерәбез, Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле спортчы иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022нче елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.