Ак Барс Банкы Ислам банкингы үзәге Россиядә беренче ислам иминияте продукты – тәкәфүл өстендә эш алып бара.
Халыкның шәригать кануннарына туры килә торган иминият хезмәтләренә ихтыяҗын билгеләү өчен банк белгечләре махсус сораштыру әзерләде. Алынган тикшеренү нәтиҗәләре ислам финансларын алга таба үстерүдә кулланылачак.
Сезне түбәндәге сылтама буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз: http://opros.so/k3uUg