Бүген, рабигыль-ахыр аеның 28нче көнендә (31нче октябрьдә), Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының халыкара катнашу белән уздырылучы “Россия мөселманнарының гражданлык үзенчәлеге нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр” дип исемләнгән XIII Бөтенроссия форумы үз эшен дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, форумның беренче эш көнендә мәчет каршындагы курслар укытучылары үзләренең эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Бүген исә мәдрәсәләр, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең югары уку йортлары укытучылары үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен уртаклашты.
Ел саен Россия ислам институты тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә үткәрелә торган чара 500дән артык мөгаллимне, башлангыч, урта һәм югары мөселман уку йортлары җитәкчеләрен, шулай ук халыкара ислам мәгарифе үзәкләре вәкилләрен җыйды.
Пленар утырышта Татарстан Мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директорының төбәк проектларын координацияләү һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Алексей Петров, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Али Вячеслав Полосин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һ.б. катнашты. Пленар утырышны Татарстан Республикасы Мөфтие урынбасары, Ислам мәгарифе советы директоры, РИИ һәм КИУ ректоры, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик), сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.
Беренче булып сәламләү сүзләре белән Мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады, ул кешенең гражданлык үзенчәлеге нигезен тормышның барлык өлкәләрендә әхлак чыганагы булган төп милли-дини карашлар тәшкил итүен ассызыклады.
– Илебезнең күптөрлелек нигезендә үсеше Россия дәүләтенең ныклыгы нигезен тәшкил итә, – диде хәзрәт. – Күпмилләтле җәмгыятьтә гражданлык үзенчәлеген формалаштыруның төп элементлары булып бердәй кыйммәтләр, гомум тарих һәм полиэтник уртаклык тора. Ватанга мәхәббәт тә – мөһим фактор. Гражданлык үзенчәлеген формалаштыру милли-дини мәдәниятләрне хөрмәт итүдән һәм саклаудан башлана. Ә төрле дин вәкилләрендә Ватанга мәхәббәт алар үз диннәрен тота алган чакта барлыкка килә.
Камил хәзрәт ислам уку йортларында илебезнең мөселман дини мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бу мираста бер кеше җыелмасында ислам үзенчәлеген гражданлык үзенчәлеге белән гармонияле яраштыру идеясе күзәтелә.
Шулай ук сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директорының төбәк проектларын координацияләү һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Алексей Петров һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, “бүген форумда карала торган төп мәсьәлә – безнең традицион рухи кыйммәтләребезнең һәм Россия мөселманнарының гражданлык үзаңының үзара бәйләнеше теоретик һәм практик әһәмияткә ия”. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә халыкның үсеше һәм белем алуы, көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла. Ләкин шуны аңларга кирәк: кешеләр шулай ук үз диненә туры килә торган рухи азыкка мохтаҗ. Ул республикада яшь буынга белем-тәрбия бирүгә күп көч куйган имамнар эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклап узды, бу исә традицион рухи кыйммәтләрнең киләчәге барлыгын дәлилли. Бу уңайдан шулай ук җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре оештырыла, анда ислам нигезләрен җиткерәләр, төрле дәресләр һәм бәйгеләр үткәрәләр. Мәчетләргә мәшһүр татар дин галимнәре исемнәре бирелә, ә менә күптән түгел генә Мәрҗани мәчетендә татар халкының дини тормышына багышланган музей ачылды.
Сәламләү сүзләре тәмамлангач, дини белем бирү оешмалары директорларын, ТР дәүләт хакимияте органнарын, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, хәйриячеләрне Татарстанда мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләп уздылар.