13-14нче ноябрь көннәрендә Россия ислам институтында илебезнең мөселман мәгарифе тормышында күркәм вакыйга – мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада узачак, анда BRICS илләре катнашачак.
Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен, гарәп телен өйрәнүдә талантлы студентларны ачыклау һәм сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен тиешле шартлар тудыру. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс төбәкләрен һәм Мәскәүне кертеп, Россиянең 20дән артык югары мөселман уку йортыннан студентлар катнашачак.
2008нче елдан бирле үткәрелә торган олимпиада быел катнашучыларның географиясен киңәйтәчәк. 2023нче елда олимпиада халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда БДБ илләре – Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләре катнашты. Быел аларга беренче тапкыр BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Һиндстан, Төркия, Индонезиядән катнашучылар кушылачак.
Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин:
“Тулы ышаныч белән, Россиядә мондый чаралар үткәрелмәгән иде әле дип әйтергә була. Быелгы олимпиадада BRICS илләреннән студентлар катнашачак, бу шуның белән үзенчәлекле булачак. Без олимпиада югары дәрәҗәдә узсын, ә кунаклар канәгать калсын һәм үзләре белән бик күп күңелле истәлекләр алып китсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез”.
Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырылачак: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача узачак. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиешләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Халыкара олимпиаданың ачылышы 13нче ноябрь көнне Россия ислам институтының актлар залында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Газовая ур., 19нчы йорт. Чара сәг. 9:00-дә башланачак.
Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чараны яктыртырга чакырабыз! Моның өчен электрон почтага хат язып: press-slujbariu@mail.ru яки +79274166010 номерына язып теркәлү узарга кирәк (оешма һәм журналистның исем-фамилиясе күрсәтелергә тиеш).
Фотосурәт: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.