Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 8 нче көнендә (10 ноябрьдә), Казан шәһәренең “Ак барс” көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм Беренчелеге башланды.
Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.
Ярышларда Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Сарытау өлкәсеннән, Ульян өлкәсеннән 300 гә якын спортчы катнаша. Келәмгә шулай ук Татарстанның ислам уку йортлары студентлары, шулай ук мөселман яшьләре чыга.
Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категориясе судьясы Герман Харис улы Енаев, ә баш сәркатибе – беренче категория хөкемдар Рамил Ринат улы Вәлитов. Алар икесе дә – Мәскәүдән.
Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле спортчы иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022 елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты нәтиҗәләре белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.