Лаеш мөхтәсибәте Татарстан солдатлары өчен 504 банка хәләл тушенка сатып алды

13 ноябрь 2024 ел 12:07
Лаеш мөхтәсибәте Татарстан солдатлары өчен 504 банка хәләл тушенка сатып алды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм җибәрү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә Лаеш мөхтәсибәте мөселманнары тырышлыгы белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы күчтәнәч әзерләнде. Мөхтәсибәт мәхәлләләрендә җыелган акчага 504 банка хәләл тушенка сатып алынды. Калай банкалы тушенкалар озак вакыт саклана торган, үзең белән алып йөрү өчен җайлы. Озакламый күчтәнәч Татарстан солдатлары өчен махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов имамнарга һәм битараф булмаган мәхәллә кешеләренә хәләл тушенка сатып алу өчен тиз арада акча җыеп бирүләре өчен рәхмәт белдерә.

Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең башка мөхтәсибәтләрендә дә махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга гуманитар ярдәм туплап җибәрү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча кулдан килгәнчә эш алып барыла. Мәсәлән, Мөслим, Баулы һәм Тукай мөхтәсибәтләрендә гуманитар посылкалар актив җыела. Ә Әлмәт һәм Тәтеш мөхтәсибәтләрендә махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашулар узды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы