Ак Барс Банкы эшмәкәрләр өчен Мурабаха ислам продуктын эшләтеп җибәрде

14 ноябрь 2024 ел 11:06
Ак Барс Банкы эшмәкәрләр өчен Мурабаха ислам продуктын эшләтеп җибәрде

Ак Барс Банкы Россиядә корпоратив клиентларга Мурабаха ислам финанславын тәкъдим итүче беренче банк булды. Яңа финанс продукты шәригать кануннарына туры китереп эшләнде, аны хәзер шикләнмичә дин кардәшләребез куллана ала.

Банк вәкилләре Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан әлеге финанс продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы карарын алды.

“Ак Барс Банкы Россиядә ислам финанслары базарында әйдәп баручыларның берсе һәм бу юнәлешне үстерүдә Татарстан Диния Нәзарәтенең партнеры булып тора. Без банк белән берлектә ислам хокукы стандартларына туры килә торган 10нан артык продукт эшләдек. Хәзер Мурабаханы юридик затларга тәкъдим итәбез, ул мөселман эшмәкәрләре һәм әлеге хезмәт белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. Нәзарәтнең эше продуктларның хәләллеген тану (хуплау) белән генә чикләнми, без шулай ук продуктлар алга таба сатылганда, системалы рәвештә тышкы аудит уздыру өчен шәригать күзәтчесе билгеләдек”, – дип ассызыклады Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

Финанслауның бу төреннән юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә файдалана ала. Финанслау формасы банк һәм клиент арасында Мурабаханың махсуслаштырылган килешүен төзүне күздә тота. Финанслауның төп максатлары товар-матди запаслар, җиһазлар, техника, күчемсез милек, автотранспорт кебек активларның төрләрен сатып алуны үз эченә алырга мөмкин.

Финанслауның минималь суммасы 1 миллион сумнан башлана, шул ук вакытта сатып алына торган актив бәясенең 90 проценттан артыгын алу күздә тотылмый. Финанслау вакыты – 5 елга кадәр.

“Ак Барс Банкы барлык клиентларның, шул исәптән дин нигезләрен үтәп яшәүчеләрнең дә теләкләрен канәгатьләндерергә омтыла. Без ышанабыз: ислам финанс продуктларын кертеп җибәрү безгә яңа клиентлар җәлеп итәргә һәм аларга шәригать таләпләренә туры килә торган сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады Ак Барс Банкының транзакция бизнесы идарәсе башлыгы Илдар Абдуллин.

Мурабахадан кала, Ак Барс Банкы бизнес өчен ислам финанслары стандартларына тулысынча туры килә торган башка финанс продуктларын да эшләп чыгарды. Алар арасында: исәп-хисап счетлары, хәләл кэшбэклы корпоратив карталар, сәүдә эквайрингы хезмәтләре, факторинг, проект финанславы һәм лизинг бар.

Клиентлар банк бүлекчәләрендә, мобиль кушымтада яки банкның рәсми сайтында продукт белән якыннанрак таныша ала.

Мурабаха ислам продукты хакында күбрәк укып белү һәм аны алу өчен түбәндәге сылтама аша узарга мөмкин.

* Мурабаха – активларны сатуның үзенчәлекле ысулы, сату вакытында аның чыгымнарына билгеле бер өстәмә бәя салына. Мурабаха килешүе кысаларында товар өчен түләү алдан килешенгән көнгә кадәр акчаны кичектереп түләүдән гыйбарәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы