Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына 9 нчы тапкыр гуманитар миссия белән сәфәрдән кайтты. Бу юлы анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә аның урынбасарлары, мөхтәсибләр, Казан һәм район мәчетләре имамнары, хезмәткәрләр, журналистлар – барлыгы 20 кеше барды. Татарстаннан мөселман дин әһелләре «десанты» Россиянең яңа төбәкләрендә беренче тапкыр шундый зур составта булды. Бу сәфәрнең максатына бәйле: ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Донецк һәм Луганск Халык Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре, яңа төбәкләрнең татар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук хәрби бәрелешләр барган урыннарда һәм госпитальләрдә булган Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү һәм күчтәнәчләр тапшыру күздә тотылды. Шулай итеп, татар хәзрәтләренең маршрутлары өч юнәлештән гыйбарәт булды.
Гуманитар миссия беренче чиратта Донецк шәһәрендә «Тышкы куркынычлар алдында Россиядә ислам» темасына дини конференция һәм Луганск шәһәрендә шул ук исемдәге түгәрәк өстәл уздыруны үз эченә алды. Җыелышларның тематикасы тышкы факторлар: исламны күрәалмаучанлык, чит ялган кыйммәтләрне һәм дини экстремизм идеяләрен көчләп тагу, Россия гражданлык җәмгыятендә милләтара ызгыш-талаш тудыручы җимергеч мәгълүмат тарату белән бәйле көнүзәк проблемаларны исәпкә алып билгеләнде. Луганск һәм Донецкида татар хәзрәтләрен Донецк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин һәм Луганск мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Эльдар Гамбәров каршы алды. Уртак дини җыелышларда Донецк һәм Луганск Диния нәзарәтләренең мөселман дин эшлеклеләре һәм татар-мөселман җәмәгатьчелеге активистлары катнашты. Моннан тыш, конференциядә катнашучыларга үзенең сәламләвен Дагыстан Мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев тапшырды, аны Дагыстан мөфтиятенең «Инсан» хәйрия фонды җитәкчесе Магомедхәбиб Магомедов укыды. Солдатлар белән хәрби бәрелешләр урыннарында хезмәт итүче имамнарга аерым хөрмәт күрсәтелде. Алар арасында хәрби бәрелешләр вакытында кулын югалткан, Торез шәһәреннән Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте имамы Сәйдәш хәзрәт Әхмәдишев та булды. Татарстан хәзрәтләре белән бергә алар хәл итәсе мәсьәләләр, хезмәттәшлек итү һәм эшчәнлекне гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Татарстан, Донецк һәм Луганск республикалары имамнары арасында фикер алышу нәтиҗәсендә түземсезлек идеяләренә, исламофобия концепцияләренә каршы тору һәм хакыйкый ислам һәм гомумкешелек идеалларын алга этәрү буенча карарлар кабул ителде.
Мәсәлән, Мөфти Камил хәзрәт милләттәшләребезне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле юнәлешләрдәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды һәм эшчәнлекне гамәлгә ашыруда ярдәм тәкъдим итте: алар мәчет каршындагы курсларда һәм мәдрәсәләрдә белем бирү өчен методикалар, дини әдәбият һәм уку әсбаплары, ислам нигезләре һәм татар телен өйрәнү буенча бушлай онлайн-мәйданчыклар, медиа-проектлар, вәгазь үрнәкләре һ.б. гыйбарәт. Мәсәлән, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы мөфтиятләренә яңартылган «Казан басмасы» тиражлары тапшырылды. Ә узган ел Камил хәзрәт Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасында яшәүче милләттәшләребезне Татарстан мәдрәсәләренә укырга чакырган иде.
Камил хәзрәт үз чыгышында Россиянең бай ислам дини мирасына аерым игътибар бирде, ул аның Россиянең чит илләрдәге партнерлары тарафыннан кызыксыну уятуын һәм ислам илләре белән халыкара мөнәсәбәтләрне үстерергә мөмкинлек бирүен әйтте. Мөфти Россиядә исламны үстерү, дини белем алу өчен мөмкинлекләр барлыгын: ислам нигезләреннән алып академик дәрәҗәгә кадәр белем эстәп булуын ассызыклап үтте. Россиянең яңа төбәкләрендәге мөфтиләр һәм имамнар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре үз чиратында үз үтенечләрен җиткерде, мөфтиятләр, мәчетләр һәм татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында сөйләде. Тулаем алганда, Луганск һәм Донецкида конференцияләр уздыру бу ике төбәкнең татар-мөселман җәмәгатьчелеген Татарстан белән якынайтты һәм уртак башлангычлар турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
Махсус хәрби операция зонасына Татарстан Нәзарәте “десантының” командировкасы тагын бер олы бурыч белән бәйле иде: Луганск юнәлешендә урнашкан шефлыкка алынган хәрби подразделение һәм ике госпитальдәге солдатларга гуманитар йөк илтү. Татарстан солдатларының кулына хәләл тушенкалар, «Хозур» нәшриятыннан дини китаплар, ноутбуклар, җылыткычлар, тиз әзерләнә торган ашлар, баш киемнәре һәм эчке киемнәр, тәм-томнар, гигиена әйберләре, покрышкалар – барлыгы 1,5 тонна авырлыктагы йөк тапшырылды. Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага һәм республиканың барлык почмакларындңа урнашкан мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән сатып алынды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерә. Мөфтият мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә.