Нәзарәт делегациясенең махсус хәрби операция зонасына сәфәре кысаларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Волгоград өлкәсе Мөфтие Бата Кифах белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Волгоград өлкәсе Мөфтиенең беренче урынбасары Солтан хаҗи Әбүбәкеров, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан шәһәренең “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Фәйзуллин һәм Волгоград шәһәре имамнары катнашты.
Волгоград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөфти Бата Кифах халыкны Коръән укырга өйрәтү буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Камил хәзрәт аңа теләктәшлек күрсәтеп, аны хуплады, Татарстан мөфтиятенең әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе һәм методикалар турында аңлатып узды, шәхсән үзенең Коръән ятлау тәҗрибәсен дә сөйләп үтте. Моннан тыш, Волгоград имамнары, быел БРИКС саммитының Казанда үткәрелүе уңаеннан, соклануларын белдерделәр.
Истәлек бүләге итеп Камил хәзрәт яңартылган “Казан басмасы”ның берничә данәсен мәчеткә бүләк итте, ә Бата Кифах сәфәрдә булучы татар хәзрәтләренә хәерле юллар теләп калды.