Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

20 ноябрь 2024 ел 17:15
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды. Әлеге чарада милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 40тан артык кеше – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары катнашты. Очрашуны Татарстан мөфтиятенең Түбән Кама мөхтәсибәте оештырды.

Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашуда Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама районы Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Радик Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләр бар иде.

Очрашу кысаларында Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды, аннары Түбән Кама мөхтәсибәтендә гуманитар ярдәм җыю өчен җаваплы булган Габделхәким хәзрәт Яруллин дога кылды.

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Нәзарәт һәм район мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур игътибар бирә: Нәзарәт вәкилләреннән торган делегацияләр даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга сәфәр кыла һәм сугышчыларга гуманитар ярдәмнәр тапшырып кайта.

Аннары имам-мөхтәсиб якыннарын югалтучыларның тәкъдим-теләкләрен тыңлады.

Түбән Кама мөхтәсибәте әлеге очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли.

Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:34
Кояш чыга
4:56
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100