Мөфти ТР Иҗтимагый палатасында традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

25 ноябрь 2024 ел 16:33
Мөфти ТР Иҗтимагый палатасында традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23 нче көнендә (25 ноябрьдә), Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында “Традицион кыйммәтләрне саклау: тәҗрибә, яңа алымнар, сораулар” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, фән эшлеклеләре, дәүләт һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлне профессор, КИУ ректорының стратегик башлангычлар буенча киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Олег Агапов алып барды.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президентының “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында” 2022 елның 9 ноябрендә кабул ителгән 809 нчы санлы Указы кабул ителүгә 2 ел узды. Әлеге Указны тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасында куелган бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 2024-2026 елларга чаралар планы расланды.

Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында РФ Президенты Указын гамәлгә ашыруга бәйле тәҗрибә, яңа алымнар һәм сораулар буенча фикер алыштылар.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин түгәрәк өстәл барышында чыгыш ясап, очрашуны оештыручыларга, бер мәйданчыкка традицион кыйммәтләрне ныгыту өчен бергәләп эшләргә әзер булган дәүләт, фән һәм дин эшлеклеләрен җыйганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ул искәрткәнчә, дөньяда әхлак, рухият һәм гаилә мәсьәләләренә карата “көнбатыш яклы”, традицион булмаган карашларны агрессив популярлаштыру процесслары бара. Шуңа бәйле рәвештә, Камил хәзрәт гомумроссия менталитеты һәм мәдәнияте өчен ят күренешләрнең таралуына идеологик каршы торуның кискен кирәклеген билгеләп үтте. Һәм илебезнең мәдәни, милли һәм рухи мирасына таянып, Россия халыкларында төрле, әмма шул ук вакытта уртак булган үз милли-дини традицияләрен өйрәнергә һәм ныгытырга чакырды.

Шул ук вакытта Камил хәзрәт әлегә җәмгыятебездә үз мәдәниятең турында белем дәрәҗәсенең түбән булуын билгеләп үтте. «Һәм бу яшьләр тирәлегенә чит идеяләр кертергә һәм бер уңайдан милләтара низаглар орлыкларын чәчәргә тырышкан җимергеч көчләргә ярдәм генә итә. Россия халыклары үз кыйммәтләре турында да, күп гасырлар күрше булып  яшәүчеләрнең кыйммәтләре турында хәбәрдар түгел», –диде Мөфти. Ул, Коръән аятьләренә таянып, Аллаһы Тәгаләнең безне бер-беребезне танып белү өчен төрле итеп яралтканын әйтте – бу безгә ызгыш-талашны һәм бүлгәнүне булдырмаска, уртак кыйммәтләр һәм идеаллар табарга ярдәм итәчәк.

Татарстан Мөфтие искә төшергәнчә, Россиядә барлык традицион диннәр уртак кыйммәтләргә – игелеккә, мәхәббәткә, вөҗданга, гыйффәтлелеккә, ата-аналарга карата хөрмәткә өйрәтә. «Ә ЛГБТ, әхлакый азгынлык, чайлдфри (бала тапмаска өндәү), нацизм, расизм, феминизм, куллану идеологияләре Россия халыклары өчен чит булып тора. Бу йогышлы чирне туктатудан бер генә чара бар, ул да булса – белем. Белемле һәр мөселман һәм православие динен тотучы һәркем бу идеяләрнең дин нигезләренә каршы килүен аңлый», – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Шул вакытта, Татарстан мөселманнары башлыгы фикеренчә, җәмгыятьтә дини белем һәм рухи тормыш дәрәҗәсе бик түбән: моны хатын-кызларга яулык киеп йөрергә ярыймы-юкмы дип бәхәсләшүләр дә ачык күрсәтә. «Бу бәхәс – мәгънәсез, чөнки бу традиция Россиянең барлык халыкларында да бар», – дип билгеләп үтте ул. Камил хәзрәт фикеренчә, бер-береңнең гореф-гадәтләрен белергә һәм аңларга кирәк. Шул уңайдан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинда һәм Владыка Кириллда «Мөселманнарга – православие, христианнарга – ислам турында» дип аталган китап чыгару идеясе туган. «Без – мөселманнар – күршеләребезгә – православларга – китап әзерләп, үзебезнең кем икәнебезне сөйләсәк, алар да безнең өчен шундый китап әзерләрләр һәм үзләре турында бәян итәрләр. Чөнки, чынлыкта, бик зур бушлык бар», - диде Камил хәзрәт.

Татарстан Мөфтие, үз чыгышын йомгаклап, һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, традицион кыйммәтләрне саклап калу өчен, яшьләрне тәрбияләүдә һәм мәдәниятара багланышларны алып барганда яңа алымнар уйлап чыгармаска, ә үз мәдәниятеңне һәм динеңне өйрәнергә чакырды. "Россия халыкларының рухи мирасы күп гасырлар дәвамында күпдинле җәмгыять шартларында үсте. Мәсәлән, инкыйлабка кадәрге татар мөселман галимнәренең хезмәтләре төрле дин тотучы халыклар арасында яхшы мөнәсәбәтләр кору идеяләренең бәһасез чыганагы булып тора. Баруди, Рәсүлев, Рәмзи, Утыз Имәни, Курсави һәм башка бик күпләрнең хезмәтләрендә без дустанә яшәү һәм бер-беребезнең диненә хөрмәт белән карау нигезләрен таба алабыз. Аларның фикерләрен өйрәнергә, популярлаштырырга һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү зарур, рухи үсешкә каршы торырга кирәкми. Әгәр кешеләр үз диннәрен һәм мәдәниятләрен белсәләр, аларга, дин артына качып, ялган өндәмәләр белән чыгучылар йогынты ясый алмаячак. Әйдәгез, барыбыз бергә традицион кыйммәтләребезне традицион булмаган тыкшынудан саклыйк», – дип нәтиҗә ясады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы