Нәзарәт ЗЕНИТ Банкының яңа ислам продуктларын хуплады

25 ноябрь 2024 ел 18:07
Нәзарәт ЗЕНИТ Банкының яңа ислам продуктларын хуплады

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23 нче көнендә (25 ноябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ЗЕНИТ Банкының ваклап сату бизнесы буенча директоры Рөстәм Исхаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының Гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

Фикер алышуның төп темасы яңа ислам финанс продукты хакында сөйләшүдән гыйбарәт булды – “Зарплатная карта привилегий”, “ЗЕНИТ карта” продуктлары кысаларында ислам дебет картасы чыгару. Бу продуктларны җентекләп өйрәнгәннән соң, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аларны мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип таныды.

ЗЕНИТ Банкының ваклап сату бизнесы буенча директоры Рөстәм Исхаков Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан “Зарплатная карта привилегий”, “ЗЕНИТ карта” продуктлары кысаларында ислам дебет картасының шәригать кануннарына туры килүе турында сертификат алды.

Исегезгә төшерәбез, быелның 19нчы августында ЗЕНИТ Банкы private-сегмент клиентлары өчен продукт эшләп чыгарган иде. Эшкуарлар һәм зур компанияләрнең топ-менеджерлары тарафыннан гына түгел, гади халыкның да ихтыяҗына игътибар юнәлтеп, банк физик затлар өчен дә махсус шундый ук продукт булдырды.

– Без яхшы мөнәсәбәтләр алып барабыз һәм ЗЕНИТ Банкының ислам продуктларын үстерүгә зур өметләр баглыйбыз. Мин ышанам, бу секторда ЗЕНИТ әле эшне башлап кына җибәрә, – дип ассызыклады Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының Гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

“Эшебезне гади продуктлардан башлап җибәреп, без аларның кулланучылар арасында зур ихтыяҗга ия булуын күрдек. Без продуктларны арттырырга әзер һәм якын киләчәктә яңа финанс продуктларын тәкъдим итә алырбыз дигән өметтә торабыз”, – дип уртаклашты банк вәкиле.

Яңа ислам продукты ЗЕНИТ Банкы тарафыннан Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге катнашында эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы